“Сез барыбер безнеке!” Рөстәм Миңнеханов “Рубин” футболчылары белән очрашты

Премьер-лигага әйләнеп кайткан «Рубин» иртәгә яңа сезондагы тәүге очрашуын уздыра. Казан командасы «Локомотив»ка каршы уйный. Мәскәүгә китәр алдыннан футболчылар һәм аларның тренерлары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан хәеф-фатыйха алды. Сүз уңаеннан, моңа кадәр «Рубин»да сезон алдыннан мондый очрашу узганы юк иде.

Билгеле булганча, узган сезонны «Рубин» беренче лигада уздырды һәм анда чемпион калып, кабат иң көчлеләр сафына әйләнеп кайтты. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, җиңел булмаячак, әмма тырышырга кирәк.

– Төннән соң көн туа. Сезнең өчен дә якты көннәр башлануына чын күңелдән сөенәбез. Андый көннәр күбрәк булсын, кояш ныграк җылытсын. Авыр булса да, яхшы уен күрсәттегез. Яңа сезон алдыннан сезгә зур өметләр баглыйбыз. Сезон җиңел узмас, алга барырга кирәк! – диде Рөстәм Миңнеханов команда белән очрашуда. – Ничек кенә чыгыш ясасагыз да, сез барыбер безнеке. Җиңгән өчен генә яратып, ә җиңелгәч, ачуланып булмый. Бергә сөенәчәкбез, бергә көенәчәкбез. Республика һәм аның җитәкчелеге һәрвакыт сезнең янәшәдә булачак: шуны белеп торыгыз. Клубның идарәсе дә, иганәчесе дә дәрәҗәле, республикада абруйлы җитәкчесе дә бар. Барысы да яхшы булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов баш тренер Рәшит Рәхимовның тәҗрибәле һәм абруйлы белгеч булуын искә алды.

– Безнең команда рубин кебек ялтырап торырга тиеш. Башкача була да алмый. Спортта кайчак кара полоса да очрый. Әмма бирешергә ярамый, юл ярып алга барырга кирәк, – диде Татарстан Рәисе.

Узган ел команда бер баскычка түбән лигада уйнаса, сезон дәвамында ике тапкыр тренер алмаштырдылар, клубта идарә итү рәвеше дә үзгәрде. Клубның идарә рәисе вазыйфасын Марат Сафиуллин башкара. «Безнең проблемаларны беләсез һәм аларны хәл итәргә булышасыз, – диде ул Татарстан Рәисенә. – Алдыбызда нинди сынаулар барлыгын аңлыйбыз һәм аларны узарга тырышачакбыз.

Баш тренер Рәшит Рәхимов исә уенчыларның кулдан килгәнчә тырышасын әйтте. Озак көтәсе клмады. Иртәгә «Рубин» Мәскәүдә «Локомотив»ка каршы уйный. Ел дәвамында яңару һәм үзгәртеп кору кичергән Казан командасы иң көчлеләр сафында кабат үз урынын табарга тырышачак.

ФОТО: rais.tatarstan.ru

 


Фикер өстәү