Кайттылар. «Рубин» премьер-лигада

«Рубин» премьер-лигага әйләнеп кайтты. Калининградта җирле «Балтика»ны откан Казан командасы турнир таблицасында беренче урынга күтәрелде. Калган ике очрашу ничек кенә тәмамланса да, Рәшит Рәхимов уенчылары киләсе сезонда иң көчлеләр белән ярышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаячак.

Узган елның 21 маенда «Рубин», үз кырында узган хәлиткеч матчта «Уфа»га оттырып, беренче лигага төшкән иде. Быелның 20 маенда исә кабат премьер-лигага чыктылар. Нәкъ бер ел узды. Футболчылар ел буе тамашачыга «бергә кайтабыз» дип вәгъдә бирсә дә, моңа ирешү җиңел булмады. Беренче лиганың иң яхшы уенчылары чыгыш ясаган командада ике мәртәбә тренер алмашынды. Башта Леонид Слуцкий китеп барды, аның урынына килгән Юрий Уткульбаев та озак тоткарланмады. Баш тренер вазыйфасына Рәшит Рәхимов билгеләнгәч кенә Казан командасы беренче лиганың лидерына килешерлек уен күрсәтә башлады. Ул килгәнче рәттән 4 очрашуда ничьяга уйнаган «Рубин» соңгы 6 матчта җиңүгә иреште. Тренер алмашыну аркасында гына түгел бу. Команданы кабат иң көчлеләр сафына кайтару өчен Казан клубында җитәкчелекне алмаштырырга, идарә итү, хәтта ки фикерләү рәвешен үзгәртергә туры килде.

Узган атна ахырында Калининградта узган очрашу аерым игътибарга лаек. Ник дигәндә, җирле «Балтика» бу сезонда нибары бер мәртәбә оттырып, узган җәйдән бирле турнир таблицасында беренчелекне кулдан ычкындырмады. Рәшит Рәхимов уенчылары 1:0 исәбе белән көндәшен отып, беренче лигада кемнең иң көчле булуын раслады.

Бу сезонда Казан командасының тагын ике уен уздырасы калды. Ул очрашулар ничек кенә тәмамланса да, «Рубин» турнир таблицасында икенче урыннан аска төшмәячәк. Шуңа күрә клуб җитәкчелеге ул уеннар түгел, инде хәзер киләсе сезон турында уйлана дип аңларга кирәк. «Премер-лигага чыгучы командаларның составы 60–70 процентка үзгәрергә тиеш. Бу – бөтенләй башка дәрәҗәдә, башка каршылык һәм башка тизлек. Әмма анысының да ничек килеп чыгасын әйтеп булмый. Чөнки яхшы уенчы табу җиңел түгел. Әлбәттә, ниндидер уенчыларны күзлибез, барлыйбыз. Әмма алар безгә килмәскә дә мөмкин бит әле», – ди баш тренер Рәшит Рәхимов.

 


Фикер өстәү