Россиядә 6 көнлек эш атнасы кертергә тәкъдим итәләр

«Аванти» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясе Хезмәт министрлыгына эш атнасын озынайтып 6 көнлек итәргә тәкъдим иткән. Бу хакта «Известия»яза.

Инициатива авторлары фикеренчә, 6 көнлек эш атнасы Россия икътисадының ныклыгын арттыруга, технологик һәм сәнәгать үсешенә, илнең технологик суверенитетын ныгытуга, ягъни РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларга ирешүгә ярдәм итәчәк.

«Хөкүмәт һәм Үзәк Банкның төгәл гамәлләре нәтиҗәсендә Россия икътисады һәм милли валютасы һөҗүмгә түзеп кенә калмады, ә стресска чыдамлылыгын да күрсәтте. Шуңа да карамастан, хәзерге вакытта безнең финанс-икътисади системаның өстәмә инвестицияләргә ихтыяҗы саклана», — дип билгеләп үтелә Ассоциация мөрәҗәгатендә.

 


Россиядә 6 көнлек эш атнасы кертергә тәкъдим итәләр” язмасына фикерләр

  1. Эле 4 конгэ калдырырга дип сойлэнгэннэр иде, эш хакларын киметмичэ. Хэзер 6 кон турында суз бара. Бэлки, 7 конен дэ эшлэргэдер?Энэ,ялларны киметсеннэр, Яна елда кеше 9ар кон эчеп ята.

Фикер өстәү