50 мең сум түгел инде: хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафның яңа күләмен әйткәннәр

Хәрби комиссариатка повестка буенча килмәүчеләр өчен иң зур штраф күләме, алданрак хәбәр ителгәнчә, 50 мең түгел, ә 30 мең сум булачак. Закон проектын икенче укылышта караганда тиешле төзәтмә кабул иткәннәр.

“Законотворчество” дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Төзәтмә авторы – депутат, Дәүләт Думасының Шәһәр төзелеше һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы Николай Брыкин. Ул нигезле сәбәпсез хәрби комиссариатка килмәүчеләргә 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим иткән.


Фикер өстәү