Бер кыз һәйкәлне тоткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган

Волгоградта бер кыз “Родина-мать”ның күкрәген тоткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.

Самарадан 23 яшьлек туташ изге урыннарны мәсхәрәләүдә шикләнелә. Бу эшне полиция тикшерә башлаган.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Волгоградта бер ир-ат Мәңгелек уттан тәмәке кабызган. Аңа да җинаять эше кузгатканнар.


Фикер өстәү