Хәләл акча. Дәүләт Думасында ислам банкингына бәйле закон кабул ителде

Шәригать кушканча исәп-хисап. Шушы көннәрдә Дәүләт Думасында ислам банкингына бәйле закон кабул ителде. Сынау рәвешендә аны илнең дүрт төбәгендә гамәлгә ашырачаклар. Шул исәптән – Татарстанда да.

Закон нәрсә турында?

Ислам банкингы турындагы законны Россия Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте. Документ нигезендә банкларга клиентларга шәригать нормалары кысасында хезмәт күрсәтү рөхсәт ителә.

Ислам банкингын сынау ике ел – 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Экспериментта Башкортстан, Татарстан, Дагыстан һәм Чечня катнаша.

Ислам банкингының үзенчәлеге нидә соң? Билгеле булганча, ислам банкингы традицион банк системасыннан аерылып тора һәм дингә таяна. Коръәндә риба тыела, бу гөнаһ санала, чөнки дин буенча җиңел генә алган табыш хупланмый. Процентларга алмаш булып, аз да түгел, күп тә түгел – ышанычка нигезләнгән партнерлык (шарика Әл-вуджух) килә.

Ислам банкингы ул:

* әлеге система табышны да, зыянны да банк һәм клиентның үзара бүлүенә нигезләнә;

* ссудалы процентлар юк;

* банклар тәмәке, хәмер, корал, комарлы уеннарга корылган бизнесны финансламый;

* спекуляция тыела;

* экспериментта катнашучы банклар физик яки юридик затларга раса, милләт, тел яки дини билгеләре буенча хезмәт күрсәтүдән баш тарта алмаячак;

* сату-алуда ана капиталын куллану мөмкинлеге бар.

Сүз уңаеннан, соңгы мәгълүматлар буенча, дөньяда ислам финансларына җәлеп ителгән акча күләме 3 триллион долларны тәшкил итә. Көнбатыш санкцияләре эчендә яшәвебезне исәпкә алып, әлеге законны актуаль һәм вакытлы дияргә нигез бар. Ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрне дә онытырга ярамый. Бу законны кабул итү чын-чынлап Көнчыгышка йөз тотуны аңлата.

 

Айрат ФӘРРАХОВ, Дәүләт Думасы депутаты, Салым һәм бюджет буенча комитет әгъзасы:

Бу канун Россиядәге 20 миллион мөселманга файдага булачак. Чөнки күпләр, дини карашлары сәбәпле, традицион финанс мөмкинлекләреннән файдалана алмады. Әйтик, кредит алу. Дөньякүләм финанс системасы ислам финанслары өчен дә кулай. Ислам финансларына ихтыяҗ мөселман булмаган инвесторларда да бик зур. Чөнки аның принциплары нигезендә намус, этика һәм башка кагыйдәләр ята. Әлеге мөмкинлектән бик күп компанияләр файдаланырга теләр дип уйлыйм. Аеруча хәләл продукция җитештерүчеләр, ипотека, авыл хуҗалыгы тармагы, төзелеш вәкилләре һәм башкалар. Ислам финанслары үсештә. Безнең өчен дә перспективалар зур. Без Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренә якынаябыз.

Руслан ХӘЛИУЛЛИН, Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге эксперты:

– Хәләл продукция турында сөйлибез икән, димәк, сүз сыйфат, чисталык турында да бара. Бу кагыйдәләр ислам финанс системасына да салынган. Аннан һәркем файдалана ала. Ислам финансы партнерлык мөнәсәбәтләре нигезендә корыла. Ул киң катлауга исәпләнгән.

Талия Миңнуллина, Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе:

– Республикада партнерлык банкингы белән 16 оешма шөгыльләнә. Шәригать кануннары нигезендә товар, фатир, машина сатып алу мөмкин. Шулай ук инвестиция, ипотека рәсмиләштерү, кыйммәтле кәгазь, акцияләр, җиһаз сатып алу мөмкин. Мондый хезмәтләргә ихтыяҗ артканнан-арта бара. Бу тәҗрибәне ил күләмендә куллану нәтиҗәле булачак.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү