Хезмәт базарындагы вазгыять ничегрәк?

Республикада эшсезләр саны кимегән. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының яңа мәгълүматлары шул хакта сөйли. Шул ук вакытта предприятиеләр, эшче куллар җитми, дип чаң суга. Республика барыннан да бигрәк машина йөртүчеләргә, инженерларга һәм җыештыручыларга мохтаҗ. «ВТ» хәбәрчесе хезмәт базарындагы вазгыятьне белеште.    

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, апрель – июнь айларында республикада эшсезләр саны 42,5 мең булган. Ел башыннан бирле әлеге сан 1,3 мең кешегә кимегән.

19 июльгә китерелгән саннар буенча, республикада 6138 эшсез теркәлгән. Чагыштыру өчен: 1 гыйнварда андыйларның саны – 7,5 мең булган. Аерма әллә ни зур булмаса да, сөенергә җирлек бар.

Эшлим дигән кешегә эш бар анысы.  «Россиядә эш» порталы төрле һөнәрләр буенча 34 меңнән артык буш урын тәкъдим итә әнә. Аларның күпчелеге (22,2 проценты) җитештерү тармагына туры килә. Һәрвакыттагыча,  эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Республикада җыештыручылар, машина йөртүчеләр, инженерлар җитми.

Җитештерүдән тыш, төзелеш һәм күчемсез милек (2,8 мең эш урыны), транспорт (1,9 мең эш урыны), мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау (1,8 мең эш урыны) өлкәләре дә белгечләргә кытлык кичерә. Кесә ягын калынайтырга теләгәннәрне сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, азык-төлек сәнәгате, консалтинг хезмәтендә дә көтәләр. Болай булгач, 6138 эшсезне рәхәтләнеп эшкә урнаштырып бетереп булыр иде кебек тә бит… Канәгатьләндерерлек, лаеклы хезмәт хакы булса, эшсезләрнең шактые җиң сызганыр иде.

Акча димәктән, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр арасында иң күп акчаны электр белән эретеп ябыштыручылар ала икән. Аларның уртача эш хакы – 45292 сум. Беренче өчлеккә кергән һөнәрләр арасындагы инженерларныкы – 39186 сум. Сүз уңаеннан, республикада әлеге белгечләр өчен 1171 эш урыны бар. Машина йөртүчеләргә (2013 эш урыны) – 36529 сум, җыештыручыларга (2090 эш урыны) 19124 сум күләмендә уртача хезмәт хакы вәгъдә итәләр.

Казанда яшәүче 30 яшьлек Резедә Гәрәеваның эшкә урнашып йөргән чагы. Һөнәре буенча ул – пешекче.

– Укып бетергәннән бирле эш алмаштырам. Бер генә җирдә озак эшли алмыйм. Иң күп эшләгәнем – 3 ел. Кызык түгел, җан тартмый башлый. Бертөрлелектән тиз туям. Эш табу минем өчен авыр түгел үзе, кешеләргә дә бик тиз ияләнәм. Мәктәп ашханәләрендә, рестораннарда, ял йортларында эшләгәнем бар. Урынына карап, кайбер җирдә сменалап түлиләр, кайсында айга бер. Бүген дә әңгәмәгә бардым әле. Шалтыратырбыз, диделәр. Әлегә хәбәр көтәм, – дип сөйләде ул.

Хәзерге вакытта чыгарылыш сыйныф укучыларының да тынгысыз чоры: югары уку йортларыннан кабул итү буенча җавап көтәләр. Superjob сораштыруы буенча, быел абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр – мәгълүмат технологияләре (абитуриентларның 28 проценты шул юнәлештә укырга керергә теләвен әйткән), медицина (13 процент)  һәм инженерлык (9 процент).

Кукмара районының Вахит авылы егете Алмаз Нигъмәтҗанов та ай-ти өлкәсен сайлаган.

– Гаризаны биш уку йортына тапшырдым. Күптән түгел аттестатны Казан милли тикшеренү техник университетында (КАИ) калдырып кайттым. БДИны информатика фәненнән биреп, IТ, роботлаштыру системалары юнәлешләрен сайладым. Без бит – XXI гасыр балалары. Технологияләр, инновацияләрдән башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Хәзерге вакытта бик актуаль. Аннан соң IТ белгечләргә ихтыяҗ зур, хезмәт хаклары да әйбәт. Тик акча ягыннан отышлы булса да, эшеңнән канәгать булмыйсың икән, мәгънәсе юк дип уйлыйм. Һөнәрең акча китерергә генә түгел, уңай хисләр дә уятырга тиеш, – диде Алмаз.

Ләйсән Сафина

 

 

 

 


Фикер өстәү