Түбән Камадагы шартлауда зыян күрүчеләрнең хәле турында билгеле булды

Түбән Камада Вахитов проспектындагы 11 нче йортның беренче катындагы фатирда шартлау нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән.

KazanFirstка шәһәр үзәк хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бер ир авыр хәлдә хастаханәгә салынган. Тагын бер хатын-кыз да зыян күргән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр. Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Шартлау биш катлы йортта 25 июльдә иртәнге сәгать биштә булды. Янгын сүндерүчеләр тугыз кешене, шул исәптән баланы да коткарды. Тагын 15 кеше фатирларыннан үзләре чыгып өлгергән. Бу фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү