Стрелковны утырталармы, каламы?

Үткән атнада Россиянең эчке сәясәтен билгели торган берничә мөһим вакыйга булды. Үзәк банк төп ставканы йөз база пунктына – бер процентка күтәрде.

Төп ставканың югарыга хәрәкәте икътисадның тотрыклы булмавын дәлилли. Гадәттә бу инфляцияне авызлыклау һәм сумның девальвациясен туктату максатыннан башкарыла, әмма реаль җитештерүгә аяк чала. Банк депозитлары күбрәк табыш вәгъдә итә башлый, кредитлар кыйммәтләнә. Хөкүмәт рәсми рәвештә бюджетны кисәчәген, әҗәткә акча җыячагын әйтте. Долларның 90 сумлык курсы да – Финанс министрлыгы куйган максат.

Пригожинның ярымфетнәсеннән соң Россия элиталары арасында кайбер мәсьәләләрдә каршылыклар кискенләшүе күзгә чалына башлады. Үткән атнада мәгълүмат кырында элекке ФСБ полковнигы, Донбасста 2014 елда башланган вакыйгаларда төп роль уйнаучыларның берсе, Донецк Халык Республикасының оборона министры булып торган Игорь Стрелков-Гиркинның кулга алынуы турында хәбәрләр күренде. Башта ультрапариотлар тавыш кубарды, аннан соң хәбәрләр рәсми «Российская газета»да да бирелде. Хәзерге вакытта «выслуга лет» буенча пенсиядә булган Стрелков махсус хәрби операциянең барышыннан канәгать түгел иде. Россиянең хәрби җитәкчелеген рәхимсез рәвештә тәнкыйтьләде, «Ачулы патриотлар» дигән оешманың идея җитәкчесе ролен үтәде, хәтта Путин адресына да усал тәнкыйть сүзләре яудырды. Гади кеше булса, аны әллә кайчан «армияне дискредитацияләү» өчен гаепләп утыртырлар иде, әмма махсус хәрби операция тарафдары һәм 2014 елгы «рус язы»ның башында торучы буларак кагылмадылар. Украина конфликтына аның карашы Пригожинныкы белән тәңгәл килә, әмма икесе үзара дошманнар иде.

Стрелков-Грикинның кулга алынуы Кремль сәясәтендә нечкә борылыш башлануын күрсәтә. Бертуктаусыз конфликтны кискенләштерүгә чакырган, тулы мобилизациягә өндәгән бу шәхеснең интернетта миллионлы аудиториясе бар, әмма аны яклап, суд бинасы янына берничә дистә генә кеше килде. Бу да турбопатриотларның активлыгы ни дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Диван сугышлары алып барырга кирәк булса – рәхим итегез, әмма чын конфликтлардан безне ерак тотыгыз – төп юнәлеш шул. Үзләрен «Ачулы патриотлар» дип атаучылар Киев – Мәскәү конфликтын сөйләшүләр кысасына кертергә комачаулыйлар иде. Кремльнең алардан арына башлавы яхшы фал дип саныйк. «Российская газета» Стрелковның Лефортово төрмәсендә ике кешелек камерада утыруын әйтә. Рәсми булмаган хәбәрләр, камерада суыткыч һәм телевизор бар, диләр. Стрелков үзе, сәламәтлеге начар булуын сәбәп итеп, өй тоткынлыгы сораган иде – тыңламадылар. Безгә килеп ирешкән рәсми булмаган хәбәрләр җәнҗаллы полковникның үзен буйсынучан тотуын, таякны бөгеп җибәрүен тануын әйтәләр. Сәяси эшчәнлектән читләшергә сүз бирә, дигән сүзләр дә бар. Әлегә аның киләчәк язмышы билгеле түгел. Хөкем карары Мәскәүнең ни дәрәҗәдә борылыш ясарга әзер булуын күрсәтер, мөгаен.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү