Түбән Камадагы шартлау булган йортта яшәүче: «Янгын башлангач ишеккә ыргылдык, тик ачкыч борылмый…»

Татлы йокыны бүлгән телефон тавышына ачу чыкса да, аны төнгә сүндермим. Ни дисәң дә, авылда өлкән яшьтәге әнием яши, туганнар да читтә гомер кичерә: дөнья бит, нинди хәл килеп чыкмас.

Бүген иртәнге биштә ватсапка хәбәр килде. Танышым Кадриядән икән. “ВКонтакте сайтындагы хәбәрне укыдыңмы? Вахитов проспектындагы 11 йортта шартлау булды. 8 подъезд”. Секунд эчендә күзләр шар булып ачылды. Сайтка керәм: бернинди дә хәбәр юк. Тынычландым.

Андый хәбәр яшен тизлеге белән тарала бит, автобус тукталышында сөйләшми калмаслар. Юк – тынлык. Эчкә җылы керде: димәк, берсе ялган хәбәр тараткан. Кадриягә дә шул хакта язам. Менә аның җавабы: “Иртән шартлау тавышына уядым. Җир тетрәгәндәй булды. Урам йөгереп чыктым. Бездән ерак түгел ул йорт. Һавага төтен күтәрелә иде. Куркыныч манзара. Тәрәзәләр ватылган.

Анда улымның балачактагы тренеры Рафаэль яши. Фатиры икенче катта, шартлау булган фатир өстендә. Эшкә әзерләнеп йөргәндә шартлау булган. “Янгын башланды. Ишеккә ыргылдык, тик ачкычны борып булмый гына. Шулай да ачылды. Фатир эчендә бернәрсә дә калмады. Малы табылыр, ярый әле исән калдык”, – ди ул. Санаулы минутлар эчендә янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм машиналары килеп җитте”.

Хезмәттәшем дә шул районда яши, тик урамның икенче ягында. Ул да шартлау тавышына уянган.

Андый чакта шул тирәдә яшәүче танышларны барлый башлыйсың икән. Миңа да бик таныш адрес. Элекке эш урыны буенча коллегам шунда яши түгелме? Телефон номерын җыям. Тиз алды. “Күрше йорт ул, кайгырма”, – дип тынычландырды.

Коткару хезмәтләренең тырышлыгы белән янгын таралуга юл куелмаган. Вахта автобусы ул районнан сәгать җиде тирәсендә узды – бар да тыныч. Тагын бер сәгатьтән бу хакта муниципаль район халкы гына түгел, республика белгәндер. Интернет челтәренә шартлау вакытын “эләктереп” алган видео да барлыкка килде.

Шартлаудан зыян күрүчеләргә шәһәр җитәкчелеге ярдәм итәчәген белдерде. Түбәнкамалылар да читтә калмас. Сәламәтлегенә зыян килүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә.

Буласы булган, дигәндәй, алдагысын кайгыртасы иде бит. Шәһәрдә иске йортлар шактый. Газ белән тәэмин итү, электр челтәре дә сафтан чыгып бара торгандыр. Аннан соң, үзебезгә дә уяулык, саклык җитеп бетми кебек. Аеруча җаваплылык. Әлбәттә, бу хәлдән тиешле нәтиҗәләр ясалмый калмас.

Нурисә Габдуллина


Фикер өстәү