Түбән Камадагы шартлаган йортта яшәүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Бүген Түбән Кама шәһәрендә иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Вахитов проспектындагы биш катлы 11нче йортта шартлау булды.

Шәһәр мэры Рамил Муллин сүзләренчә, зыян күргән фатирларда яшәүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Алар вакытлыча 12нче мәктәпкә күчерелгән.
Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте басма хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, йорттан 15 кеше мөстәкыйль чыккан. Янгын сагы хезмәткәрләре тагын 9 кешене коткарган. Берсе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Иртәнге алтынчы яртылар тирәсендә янгын сүндерелгән.

Йортның газлаштырылган булуы мәгълүм. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү