Төп ставканы арттыру ниләр вәгъдә итә

Дүшәмбе көнне долларның, сумны изеп-таптап, югарыга омтылуы рәсми даирәләрдә ризасызлык тудырды. Җомгада 99 лы санда туктап калган курс яңа атнаның беренче сәгатьләрендә үк башта 100 сумлык чикне узды, аннан 101 һәм 102 дигән саннарны да бик җиңел яулады.

Илдә реаль инфляция куркынычы гына түгел, икътисадның кайбер тармакларында җимерелү хәвефе дә туа башлады. Үзәк банкның, Финанс министрлыгының һәм, гомумән, хөкүмәтнең пассивлыгын тәнкыйтьләгән рәсми белдерүләр күренде. Россия Президентының киңәшчесе Максим Орешкин ТАССка: «Сум көпшәкләнүнең төп сәбәбе – йомшак акча-кредит сәясәте, Үзәк банк вазгыятьне нормага китерүнең бөтен инструментларына ия», – дип, белдерү ясады. Сум фундаменталь сәбәпләр нигезендә очсызлана, Үзәк банк берни дә эшли алмаячак дип фаразлаган белгечләр тавышы да ишетелде. Вазгыять катлаулы иде. Путинның һәрбер чыгышында диярлек Россия икътисадының тотрыклы үсеше турындагы оптимистик белдерүләрен шик астына ала торган хәл туды. Бәяләр бәйдән ычкынса, халыкны телегипноз белән генә тынычландырып булмаска мөмкин иде. Ил икътисады өчен кыенлыклар да вәгъдә итә сумның зәгыйфьләнүе. Чит илдән килеп эшләүчеләрнең өчтән бере кайтып китәчәк, дигән шомлы хәбәрләр күренде. Җирле халык мөһаҗирләрне яратмаса да, һәркем аңлый: алардан башка икътисад арбасын тартып бару кыенлашачак. Бигрәк тә төзелеш тармагы авыр хәлдә калачак.

Үзәк банктагылар да тиз уянды. Төштән соң ук инде сишәмбе көнне Үзәк банкның чираттан тыш утырышы уздырыласы игълан ителде. Чираттагы утырыш сентябрь уртасында гына буласы иде, бер айга алга күчерергә туры килде. Төп ставка күтәреләчәк. Дүшәмбедә үк инде моңа беркем дә шикләнмәде, чөнки Үзәк банк кулында ике генә корал бар: валюта базарына долларлар белән чыгу һәм процент ставкасын югарыга үрләтү. Соңгысын сизелерлек күтәрергә туры киләчәк иде. 8,5 проценттан 10 процентка кадәр сикерүне фаразладылар. Рәсми белдерү белән бергә үк сум курсы да күтәрелә башлады. Сишәмбедә иртәнге сәгать 10.30 да рәсми белдерү булырга тиеш иде һәм ставканың 12 процентка җиткерелүе турында белдерү алынды да.

Югары төп ставка шулай ук икътисадка куркыныч тудыра: икътисадый активлыкның һәм җитештерүнең кимүен вәгъдә итә.  Әмма доллар курсыннан аермалы буларак, аның нәтиҗәләре күпкә соңрак һәм салмаграк күренәчәк. Ә валюта курсы тотрыклану гарантиясен биреп бетерә алмый ул барыбер.

                                      Рәшит Фәтхрахманов  

 

 


Фикер өстәү