Татарстанда 208 укучы медальсез калган

Быел чыгарылыш укучыларының 1931е медаль алган. Узган ел аларның саны 2 меңнән артыграк иде. Ә 208 укучы “Укудагы уңышлары өчен” медален аклый алмаган.

Бу күңелсез хәбәрне Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә җиткерде.

Билгеле булганча, медальгә дәгъва кылучылар математика һәм рус теленнән БДИда 70 тән ким балл җыймаска тиеш. Югыйсә, бу медаль эләкмәячәк. Быел 140 укучының – математикадан, ә 32сенең рус теленнән баллары әлеге күрсәткечтән азрак булган.

33 укучының исә ике фәннән дә нәтиҗәләре түбән.

– Кызганыч, Алексеевск, Кайбыч, Лаеш, Апас, Чүпрәле һәм башка районнарда укучыларның өчтән бере имтиханнан 70 балл җыя алмаган. Бу анализ ясау өчен хәвефле билге булып тора, – диде министр.


Фикер өстәү