Татарстанда 30 яшьлек ир су коенганда батып үлгән

Кичә кичен 112 хезмәтенә бер ир-атның Түбән Кама районында Кама елгасына батуы турында хәбәр кергән. Бу хакта Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре “Корабельная роща” шифаханәсенә килгәч, иң элек коену урынының җиһазланылмаганын күргән. Берничә ирнең яр буенда кәеф-сафа корып утырганлыгы ачыкланган. Ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап шалтыратучының дусты “салган” баштан коенып чыкмакчы булган. Суга кергәч, ир-ат күздән югалган.

Кичен водолазлар ярдан 100 метр ераклыкта 2 метр тирәнлектән 30 яшьлек ир-атның мәетен тартып чыгарган.

Ведомствода искәртеп үтелгәнчә, эчкән кешенең организмы физик нагрузканы авыр кичерә. Хәмер аяк-кулларның хәрәкәтен тоткарлый, сулышны кыса. Шуңа күрә кеше, тончыгып, су төбенә киткәнен үзе дә сизмичә кала. Исерек хәлдә бик эчкә йөзеп керергә, ләкин кире әйләнеп кайтырга көч җитмәскә мөмкин.


Фикер өстәү