Югары суд махсус хәрби операциядә катнашуны җинаять җәзасыннан коткаруга нигез дип таныган

Россия Хәрби көчләренең хәрби хезмәткәрләр эшләре буенча суд коллегиясе юл фаҗигасендә кеше үлеменә гаепле дип табылган ефрейтор Владислав Устиновны, вазгыять үзгәрү сәбәпле, җәза чарасыннан азат итү турында карар чыгарган.

Суд карары өчен төп нигезләрнең берсе – махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәве, диелгән Кораллы көчләр сайтына урнаштырылган билгеләмәдә. Устинов (беренче тапкыр уртача авырлыктагы җинаять кылган) үз гаебен тулысынча таныган.

Кораллы көчләр билгеләмәсендә искәртеп үтелгәнчә, ефрейторга хәрби хезмәт чорындагы аерым казанышлары өчен тиешледән бер баскычка югарырак хәрби звание биргәннәр.

“Коммерсантъ” хәбәрчесенә адвокат Сергей Бизюкин аңлатып үткәнчә, хәзер судлар җинаять җаваплылыгына тартылучыларның махсус хәрби операциядә катнашуын җәза чарасын йомшарту яки хөкем карарын яңадан карауга нигез буларак кыюрак файдалана алачак.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү