Владимир Путин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллинга Рәхмәт белдергән

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллинга Россия Президенты Рәхмәте белдерелгән. Владимир Путин бу җәһәттән тиешле боерыкка кул куйган.

Документ хокукый актлар рәсми порталына урнаштырылган.
“Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтүне әзерләү һәм аны үткәрүдәге хезмәтләре өчен Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Сәмигуллин Камил Искәндәр улына Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтен белдерергә”, – диелгән документта.


Фикер өстәү