Бу көннәрдәге табигать һәлакәтләреннән зыян күрүчеләр турында хәвефле хәбәрләр килү дәвам итә.
Алдагы ике көндә булган яшеннәр, давыллар Балтач районы өчен чагыштырмача тыныч узса да, 30 июль иртәсендә кайбер авыллар буйлап яшенле яңгырлар үтте. Таузар авылында исә бер йортны яшен суга. Башка корылмаларга зыян килми, әмма ике балалы гаилә яши торган йорт яраксызга әйләнә.
Документларын да алып чыга алмадылар, мебельләре дә өй эчендә янды, мөмкинчелектән чыгып ярдәм итсәгез иде», — дип мөрәҗәгать итә авылдашлары.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Аллам сакласын, бик ачы, авыр хэсрэт. Ата аналары на сабырлык кына телисе кала 😥😥😥