Рөстәм Миңнехнов кайгы уртаклашты: «Коточкыч гарасат Татарстанның тугыз кешесенең гомерен өзде»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов давыл нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренең кайгыларын уртаклашты.

«Узган шимбә безнең республика өчен фаҗигале булды. Кичә коточкыч гарасат Татарстанның тугыз кешесенең гомерен өзде, алар арасында дүрт бала бар», — дип билгеләп үтте ул.

29 июльдә Мари Эл республикасындагы Яльчик күле янында давыл агачларны палаткаларга аударды. Коткаручыларның оператив эшенә һәм ял итүчеләрнең ярдәменә карамастан, сигез кеше һәлак була. Алар барысы да Татарстанда (Казан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч районнары) яшиләр.
Үлгәннәр арасында өч бала бар. Иң кечесе – 2023 елда туган.

«Үлүчеләр арасында 3 бала бар, иң кечесенә бер яшь тә тулмаган», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Казанда, «Актер» ял базасында агач аву нәтиҗәсендә 14 яшьлек кыз һәлак булган.

Бу коточкыч фаҗигадә якыннарын югалтучыларның тирән кайгыларын уртаклашам. Хәзер хастаханәләрдә Татарстаннан 11 зыян күрүче ята. Минем тарафтан кирәкле медицина ярдәме күрсәтүне контрольдә тотарга кушылган. Аларга тизрәк савыгуларын телим.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда давыл турында кисәтү дәвам итә. Республикада яшәүчеләрнең барысына да игътибарлы булуларын, үзләрен һәм якыннарын саклауларын үтенәм! – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү