31 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья рейнджерлар көне

Бу көн 2007 елда Халыкара рейнджерларфедерациясе тарафыннан гамәлгә керә. Әлегебәйрәмне тыюлык территорияләрен саклау буенча дәүләт инспекторлары, егерьләр, урманчылар һәм табигатьне саклаучы барлык кешеләр билгеләп үтә.

Гадәти булмаган музыка кораллары көне

31 июльдә кызыклы мәдәни бәйрәм Гадәти булмаган музыка кораллары көне (UncommonMusical Instrument Awareness Day) билгеләп үтелә.

Хәзерге вакытта булган инструментлар арасында иң борынгысы булып флейта санала. Галимнәр фикеренчә, аны 40 мең ел элек уйлап тапканнар. Башка иң танылган инструментлар арасында гитара, барабан, скрипка, пианино, торба, саксофон, клавесин, фортепиано, орган, кларнет, виолончель һәм башкалар. Бу инструментларның һәм аларда уйнаучы музыкантларның күбесенең үз бәйрәме бар.

Әмма дөньяда шактый сирәк музыкаль инструментлар да бар. Аларны куллану киң таралмаган, шуңа күрә кайберләре күбебезгә билгеле дә түгел. Бүгенге бәйрәм нәкъ менә аларга багышланган. Андыйлар арасында  клавикорд, варган, китаррон, блокфлейта, глюкофон, ханг, диджерид, шарманка, гөслә кебек уен кораллары бар.

Беренче парад

110 ел элек (1913) Санкт-Петербургтан ерак түгел Россиянең беренче хәрби-һава парады уза.Анда Беренче авиарота очучылары катнаша. Авиаотрядның 13 самолеты төрле маневрлар ясыйһәм строй белән үз аэродромнарына кайта. Парадны император Николай II күзәтә.

Үзәк спорт аренасы

1956 елда Мәскәүдә Владимир Ленин исемендәге Үзәк стадионның зур спорт аренасы ачыла. Соңыннан бу зур стадионны «Лужники» дип йөртә башлыйлар. Ачылган көнне стадионда СССР белән Кытай арасында футбол матчы уза. Советлар Союзы җиңә. Моннан тыш, стадионда СССР халыкларының беренче Спартакиадасы, Bon Joviһәм Scorpions катнашында музыка фестивале һәм «Кино» төркеменең соңгы концерты уза. 1990 нчы елларда арена янында базар барлыкка килә. Соңгы сатучылар моннан 2011 елда гына китә. Реконструкциядән соң стадионга зур футбол кайта.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү