Һава торышындагы кискен үзгәрешләрне җиңел генә үткәрү өчен КИҢӘШЛӘР

Республика клиник хастаханәсе табиб-терапевты Анастасия Яковлева һава торышы кискен үзгәргәндә нәрсә эшләргә ярау һәм ярамавын аңлатты.

– Һава торышы кисәк үзгәреп торган көннәрдә әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә сизгер кешеләргә аеруча кыенга туры килә. Мондый көннәрдә хроник чирләре булган кешеләрдән сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу сорала. Умырткалык һәм мускуллар (артроз, артрит), йөрәк-кан тамырлары (кан басымы күтәрелү-төшү, ишемия), сулыш (астма, хроник бронхит) системасына бәйле чирләре булган, баш авыртудан интеккән кешеләргә бигрәк тә сакланырга кирәк. Сынган урыннары булган кешеләр, йөкле хатын-кызлар да мондый көннәрдә үзен начар хис итәргә мөмкин. Аларга активлыкны киметергә, ерак юлга чыгудан, очрашу-күрешүләрдән тыелып торырга кирәк. Һава торышындагы үзгәрешләр вакытында кешенең кан басымы уйнарга, буыннары, биле сызларга, кәефе төшәргә дә мөмкин.

Һава торышындагы кискен үзгәрешләрне җиңел генә үткәрү өчен киңәшләр:

– Һава торышы үзгәрешләренә сизгер кешегә, иң беренче чиратта, йокы режимын бозарга ярамый. Йокы вакыты 6–8 сәгатьтән дә кимрәк булмасын!

– Бүлмәләрне дә җилләтеп торырга онытмагыз.

– Бу чорда начар гадәтләрдән баш тарту, каһвә, алкогольле эчемлекләр куллану, баллы ризык ашаудан тыелып тору хәерле.

– Тәүлегенә ким дигәндә ике литр су эчүне дә гадәткә кертегез. Әмма йөрәк-кан тамырлары, бөер авыруы булган кешеләргә суны табиб белән киңәшләшеп кенә эчәргә кирәк.

– Туклану да игътибардан читтә калмасын. Һава торышы үзгәргән чорда авыр эшкәртелә торган, майлы ризыклардан баш тартыгыз. Дөрес тукланмау аркасында, сару кайнау, эч күбү, эч китү башланса, хәлегез тагын да авыраячак.

– Бу чорда йога белән шөгыльләнү, йөзү, саф һавада җәяү йөрү, бакчада эшләү дә файдага гына булачак.

– Гипертониядән интеккән кешеләр кан басымын, пульсын иртә-кич үлчәп, контрольдә тотарга да онытмасын.

 

Фото: haipovo.ru


Фикер өстәү