Булатны коткара алмадык. “ВТ” ярдәм оештырган егет вафат булган

Бүген иртән язмышын “ВТ” битләрен берничә мәртәбә бәян иткән Базарлы Матакта яшәүче Булат Шәрипов яман чирдән вафат булган. Без аның 2022 елның февралендә юл фаҗигасенә очрап, машинасы белән 3–4 мәртәбә әйләнүен язган идек. Шуннан соң егетнең аяклары сызлый башлыйТикшерә торгач, табиблар егетнең аягында яман шеш барлыгын ачыклый. «Саркома» дигән диагноз куялар. Ул бик күп төрле дәвалану курслары үтте. Әмма табиблар аягын кисмичә бу чирдән котылып булмый дигән фикергә килде. Бик теләмәсә дә, Булат үгетли торгач, моңа да ризалашкан иде. 30 яшьлек егетнең әле бит гаилә корасы, сабыйлар сөясе бар иде.

Яман шеш белән авыручы Булат: «Тормышыбызның астын өскә килде»

Кызганыч, Булат түгел, чир аны җиңде. Әнисе Талия апага күркәм сабырлык телибез. Булатка ярдәм кирәк вакытта акчалата булышкан һәркемгә чиксез рәхмәт.


Фикер өстәү