Суд Илназ Галәвиевка карата гомерлек хөкем карарын үзгәрешсез калдырды

Түбән Новгородның гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды Илназ Галәвиевка карата гомерлек төрмә җәзасын үз көчендә калдырды, ул 2021 елның маенда Казан гимназиясендә тугыз кешене атып үтергән иде Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, суд Татарстан Югары судының хөкемен үзгәрешсез, апелляция шикаятьләрен канәгатьләндермичә калдырган.

Элегрәк Илназ Галәвиевнең адвокаты хөкем карарын гамәлдән чыгаруны һәм эшне яңадан карауны сораган иде. Яклаучы үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәгән. Ул ике экспертиза нәтиҗәләре бер-берсенә каршы килә дип билгеләп үтте. Моннан тыш, ул Галәвиев акланырга тиеш дип белдерде, чөнки Казан Башкарма комитетына китерелгән зыянның әһәмияте исбатланмаган.

Әмма дәүләт гаепләүчесе вәкиле Сергей Лукоянов аның дәлилләре белән килешмәгән.


Фикер өстәү