Нефть долларлары кая китә? Тапканны сатасы да бар

Россиядәге икътисадый хәлнең ни рәвешле булуын безгә доллар курсы күрсәтә. «Кара алтын»га бәяләр җитди үсүгә карамастан, доллар курсы үткән атна ахырында 96 сумга җитте. Кыйммәтле доллар бюджет өчен һәм экспортлаучылар өчен күктән төшкән бәхет кебек ул.

Июль аеның нефть-газ керемнәре үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 5 процентка артып киткән әнә. Исегезгә төшерәбез: 2022 ел июлендә доллар бәясе 58,2 сум булган. Быел август аенда Финанс министрлыгы бюджетка өстәмә рәвештә 73,2 миллиард сум нефть-газ керемнәре алырга планлаштыра. Әмма илдә яшәп килүче бюджет кагыйдәсе финанс хакимиятләреннән өстәмә углеводород керемнәрен валюта сатып алу өчен тотарга мәҗбүр итә. Нефть бәясе күтәрелү казнага бик булышмый. Белгечләр, «Нефть долларлары кая китә?» дигән сорауга җавап эзли башлагач, төп гаепне бюджет кагыйдәсендә күрәләр.

Үткән атна Россиянең нефть экспортына яңа афәт янавын күрсәтте. Илнең нефть экспортының 40 проценты Кара диңгез портлары аша башкарыла. Мәскәүнең «ашлык килешүе»н өзүенә һәм Украина портларына юнәлүче корабларның һөҗүм объектына әверелү ихималы турындагы янауларына җавап итеп, Киев та шундый ук белдерү ясады. Россия портлары аша сәүдәне туктату белән куркытты. Украинаның хәрби-диңгез флоты юк диярлек, шул сәбәпле янау кесәдән йодрык күрсәтү ише генә булып тоелган иде. Тик украиннар, пилотсыз көймәләр белән Россия корабларына һөҗүм оештырып, хәлнең җитдилеген күрсәттеләр. Зур уңышка ирешә алмаулары мөһим түгел. Корабларның куркыныч астында булуы аларны иминиятләштерүне кыенлаштыра. Бу сәүдәне авырайтырга һәм туктатырга да мөмкин.

Киеренкелекне Әрдоган – Путин очрашуы хәл итәр кебек. Ике лидерның телефон әңгәмәсе андый очрашуның булачагын хәбәр итте. Төрекләр очрашу августта Төркиядә булачак дип өзеп әйттеләр. Кремль сүзчесе Песков әйтүенчә, очрашуның вакыты да, урыны да мәгълүм түгел диде. Путинның чит илләргә инде байтактан чыкканы булмавын исәпкә алсак, Песков белдерүе чынбарлыкка якынрактыр, мөгаен. Юк, төрекләр Путинны кулга алып, Гаагага озатмаячаклар, әлбәттә, чөнки Рим статутына кермиләр, Гаага суды карарларын танымыйлар. Шулай булгач, Әнкара күзлегенән караганда, Путин халыкара җинаятьче түгел.

Ләкин Кара диңгездәге киеренкелекне йомшарту мөһим. Әрдоган Россия ашлыгын Кара диңгез аша экспортлау ягын каера. Көнбатыш дәүләтләре дә төрек лидерының бу катлаулы мәсьәләне чишәчәгенә ышаналар. Әнкара исә, ашлыкны төрек тегермәнендә тартып, Африкага он итеп озатуны ниятли. Россия ашлыгының да, Украина ашлыгының да зур файдасын күрергә омтыла. Төрек гарантиясеннән башка Кара диңгез аша дөнья базарларына чыгу кыенлаша һәм Мәскәү Әнкара белән уртак тел табар, дип ышаныйк.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү