Татарстанда 12 яшьлек кадет һәлак булган: аның үлеме бик күп сораулар тудырган

Ул дустының мотоциклында утырып йөргәндә җан биргән.

Биектау районында кадетлар мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы – 12 яшьлек малай һәлак булган. Аның үлеме бик күп сораулар тудырган.

Малай кичен дустының мотоциклында утырып йөргән. Рульдә дусты утырган булган. Кинәт йөртүче артта утыручының бөтен гәүдәсе белән үзенә авып, мотоциклдан шуып төшә башлавын аңлаган.
Малай мотоциклны туктаткач, дустының сулыш алуы ешаюын, укшуын күргән. Табиблар килгәч, 12 яшьлек баланың үлүен ачыклаган.

“Высокогорские вести” хәбәренә караганда, кадет әйбәт укыган, физик яктан нык булган. Кыр җыеннарында, ярышларда катнашкан.

Туганнары әйтүенчә, малай мотоциклдан егылганда әле исән булган.
Җинаять эше кузгатылган. Мәетне ярганнан соң гына үлем сәбәбе мәгълүм булачак.


Фикер өстәү