«Тел» дигән олы байлыкны әрәм-шәрәм итәбез. «Обидно, кәнишне, ой, как обидно!»

Бу арада тел турында язарга тел кычытып тора әле. Cәбәпләре дә чыгып тора бит. Җитмәсә, халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев үсендереп тора. Без аның белән кайчак күрешмичәрәк торсак, телефон аша хәбәрләшеп, язышып торабыз. Берсендә: «Сездә нинди хәлләр бар?» – дип язган идем: «Йөреп кайтам да бераз ятып торыш әле», – дигән. Аннан соң: «Татар теле – могҗизалы тел бит ул, үзе ята, үзе тора», – дип тә өстәгән. Мин дә озак уйлап тормадым: «Могҗизалы гына түгел, дөнья йөзләрендә иң бай тел дип торабыз әле», – дидем.

Менә бу язганнарымда «тора» дигән сүз җөмлә саен диярлек. Бер яктан, бу телебезнең фәкыйрьлеген күрсәтеп тора кебек. Әмма икенче яктан, сөйләмгә күпме мәгънә төсмерләре биреп тора шушы бер сүз! Мондый хәл тагын кайсы халыкта бар? Күпмәгънәле сүзләр телебездә бихисап. Безнең белән бер генә халык та ярыша алмыйдыр. Мәсәлән, «көй» дигән сүзне генә алыйк. Әлеге дә баягы Разил дус та еш кына «бер көйгә яшәп ятам» яки «бер көе әле…» дип яза. Мин, үсенеп китеп, үземнән тагын өсти башлыйм: көйгә килү, көе китү, көйсез тормыш, көйсез хатын, көйсез ир, кеше көен көйләү… Теләсә, укучым үзе дә дәвам итсен!

Мине кайбер ата-аналарның: «Татар теле белән кая барасың?» – дигән сүзләре гаҗәпләндерә. Ходай телне каядыр бару өчен генә биргән микәнни? Дөрес, урысларда «Язык до Киева доведет» дигән сүз бар. Мин бу гыйбарәнең ничек килеп чыгуы белән кызыксынган идем. Фаразлар төрле, кеше ышанмаслыклары да бар. Мәсәлән, берсе, гомумән, бик сәер. Мәсәлән, әле 999 елда ук Никита Щекомяка атлы Киев кешесе, далада адашып йөргәндә, кыпчакларга юлыккан, ди. Тегеләр: «Нинди бәндә син, Никита?» – дип сораганнар. Никита үзенең Киевтан булуын, далада адашуын, ә Киевның гаҗәп матур, бай шәһәр булуын кызыктыргыч итеп сөйләп биргән, ди. Шуннан кыпчак ханы Нунчак Никитаның телен бау белән үзенең аты койрыгына бәйләп куйган да, болар шул килеш Киевка барып җиткәннәр, имеш. Телнең Киевка илтүен үзенчә аңлату инде бу, кызык өчен чыгарылган бер уйдырма.

Ә менә кайбер риваятьләр шактый ук дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә кебек. Мәсәлән, элек Киев Русе христианнар өчен үзенә күрә бер мәккә саналган. Ул заманда поездлар, машиналар, күрсәткеч такталар, навигаторлар булмаган бит инде. Шуңа күрә Киевка очраган бер кешедән юлны сораштыра-сораштыра барганнар. Әле риваятьнең «күп сөйләшсәң, кыен ашарсың, ягъни таяк эләгер» дигән мәгънәдәгесе дә бар. Бу «Киев» сүзенең «кий», ягъни «таяк» дигән сүздән ясалганлыгы турындагы фаразга бәйле.

Кем әйтмешли, буласы булган инде, телнең Киевка илтүе турында гыйбарә исә, төрләнә-төрләнә, бүгенгә хәтле килеп җиткән, һәм аны менә без дә искә төшердек. Әмма сүзебез телнең адашканнарга юл күрсәтү өчен кулланылуы яки, күп сөйләшсәң, «таяк ашарсың» дигән мәгънәдә кулланылуына һич тә бәйле түгел. Миңа риваятьнең инглизчә варианты ошады. Ул «акыллы тел кая кирәк – шунда илтә» дигән мәгънәдә. Тел ул җәнлек-җанварларда да бар. Ә кеше өчен тел – фикерләү, яшәү рәвеше, ул – акыл, иман. Дустым Разил Вәлиевкә бу турыда да сүз каткан идем. Ул: «Дөньяның күпме илләрендә булдым, миннән: «Рус телен беләсеңме?» – дип берәү дә сорамады. Дөньяда кешене ниндидер тел белүе өчен түгел, ә акылы ни дәрәҗәдә булуына карап бәялиләр», – диде.

Ә безнең кайбер ата-аналар һаман да: «Татар теле белән кая барасың?» – дип бәхәсләшәләр. Балаларын урысча укытып, зур кеше итәселәре килә. Шул ук вакытта ана телебез фәкыйрьләнә, аны куллану даирәсе тарая бара. «Тел» дигән олы байлыкны әрәм-шәрәм итәбез. «Обидно, кәнишне, ой, как обидно!» Менә шулай дип зарланып ятыш инде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү