Аэропортта самолетларның очып китүе һәм төшеп утыруына вакытлыча чикләүләр кертелгән

Мәскәүнең Внуково аэропортында самолетларның очып китүе һәм төшеп утыруына вакытлыча чикләүләр кертелгән. Бу хакта “Известия”гә аэропортның матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгән.

“Внуково аэропортында безгә бәйсез сәбәпләр буенча һава лайнерларының очып китүе һәм төшеп утыруына вакытлыча чикләүләр кертелде. Иминлек максатында рейсларның бер өлеше Мәскәүнең башка аэропортларына җибәрелде”, – диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү