Башкортстанда мәдәният һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Мөхәммәтҗанов вакытсыз вафат булган

Башкортстанда мәдәният һәм җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Айдар Мөхәммәтҗанов авыру сәбәпле 56 яшьтә вакытсыз вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Айдар Зиннәт улы озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән. 1988-2003 елларда, Исәнгол балалар сәнгать мәктәбендә мөгаллимлек иткән вакытта, Зиянчура районы Мәдәният йортының «Н.Хәсәнов исемендәге курайчылар халык ансамбле» үзешчән иҗат коллективы белән җитәкчелек иткән, «Ете таж» балалар Үрнәк курайчылар ансамблен һәм «Уландар» балалар Үрнәк фольклор ансамблен оештырган.

Айдар Мөхәммәтҗанов С.Абдуллин исемендәге Балалар сәнгать мәктәбенең директоры вазифасын башкарган, 17 ел Зиянчура районы хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы булып эшләгән, Зиянчура район Советы депутаты булган.

Уфага күчен килгәннән соң Республика халык иҗаты үзәгенең Башкорстан Республикасында яшәүче халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы бүлегендә, Республика халык иҗаты үзәге Мәдәният йорты мөдире булып эшләгән, Башкортстан Республикасында яшәүче халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы объектлары Бердәм реестрын төзү буенча Эксперт советы составына кергән.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 11 августта 15.00 сәгатьтә Зиянчура районы Мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.

 


Фикер өстәү