25-26 августта Татарстан башкаласында икенче мәртәбә һава шарлары фестивале узачак. Казанга һава шарларында иң оста очучылар, шул исәптән, Россия күләмендә хатын-кызлар арасында рекорд куйган Виктория Аршава да киләчәк.
Фестиваль кысасында өч очыш булачак:
– 25 август 18.00 сәгатьтә,
– 26 август 04.00 сәгатьтә,
– 26 август 18.00 сәгатьтә.
*вакытлары үзгәрергә мөмкин
Һава торышы бозылган очракта, вакыйга тагын бер көнгә, 27 августка кадәр дәвам итәчәк. Һава шарында очу бәясе – бер кешедән 15 000 сум.
– Һава шарларына утырып, Иделне кичәргә, Зөя утрау-шәһәрчеге, Раифа монастыре, Яшел Үзәнгә һавадан хозурланырга мөмкин булачак, – дип белдерә оештыручылар.