Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре узачак

23-25 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре үтәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәдәният көннәренең программасы:

23 август

14.30 сәгатьтә – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу. Адресы: Новокузнецкая урамындагы сквер.

15.00 сәгатьтә – Татарстаннан килгән шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашу. Адресы: Кече Татар тыкрыгы, 8, Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге китапханәсе.

18.00 сәгатьтә – Татарстан Мәдәнияте көннәренең иҗади ачылышы.

19.00 сәгатьтә – Татарстан режиссеры Байбулат Батулланың «Бери, да помни» фильмын ябык күрсәтү. Кинокартина зур прокатка 2023 елның 14 сентябрендә чыга. Сеанстан соң авторлар төркеме белән очрашу була. Адресы: Кинематографистларның үзәк йорты, Васильевская урамы, 13.

24 август

18.00 сәгатьтә – Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында тантаналы кичә. Керү – чакыру билетлары буенча. Адресы: Космодамианская яр буе, 52. Мәскәү халыкара Музыка йорты.

25 август

12.00 сәгатьтә – герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу. Бу көнне татар шагыйре һәм аның көрәштәшләренең җәзалап үтерелүенә 79 ел тула. Адресы: Муса Җәлил урамы, 2.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/23-25-avgustta-maskauda-tatarstan-madaniyate-konnare-uza-5874942


Фикер өстәү