Путин Махачкаладагы шартлауда һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин Махачкаланың ягулык салу станциясендә шартлауда һәлак булганнарның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашты, ә зыян күрүчеләргә тизрәк сәламәтләнүләрен теләде. Бу хакта Кремльнең Матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Путин Дагестандагы фаҗига вакытында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын тели», — дип билгеләп үткәннәр Президентның матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү