Тимершык мәктәбендә: «Бездә начар укучы юк»

Авылда да шәһәрнекеннән калышмыйча менә дигән белем алырга мөмкин. Саба районының Тимершык мәктәбен быел алты укучы тәмамлаган, шуларның икесе (!) имтиханнарда 100әр балл җыйган. Мондый югары нәтиҗәгә ирешкән Айлия Хаҗиева белән Баязит Дәүләтов икесе дә КФУның юридик факультетына укырга кергән. Авыл мәктәбенең уңыш сере нидә икән?

Айлия Хаҗиева БДИда 291 балл туплаган. Имтиханнарга мәктәп укытучылары белән дә, шулай ук тарих һәм җәмгыять белеменнән онлайн мәктәптә дә шөгыльләнгән. Рус теле сынавына укытучысы Гөлфинә Вәлиева (Айлия рус теленнән 100 балл туплаган) әзерләгән. Ә онлайн укытучылары Санкт-Петербург һәм Төркиядә яши икән. Алар – БДИны үз башыннан кичергән яшь укытучылар. Шуңа күрә имтихан тәртипләрен яхшы беләләр. Укучы өчен монысы да бик мөһим. Һәрхәлдә, Айлия шулай ди. Авыл мәктәбендә һәр укучыга да игътибар җитә дип саный ул. Ни өчен дигәндә, сыйныфларда укучылар саны күп түгел. Шуңа күрә начар уку гөнаһ булачак.

– Укытучыларыбыз бик әйбәт. 11 нче сыйныфка күчкәч, аларга тагын да якынайдык. Укыйсы килү теләге дә артты, – ди Айлия. – Авыл мәктәбендә барлык шартлар да тудырылган. Минемчә, шәһәрнекенә караганда, төрле түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге генә азрак. Әйтик, син бит авылда су тубы (водное поло) белән шөгыльләнә алмыйсың. Бассейн район үзәгендә бар анысы. Тик авылдан көн саен районга йөзәргә барып булмый бит. Менә шул ягы бар.

Айлия әйтүенчә, БДИ кирәк, ул авыл баласына шәһәрнеке белән бер тигез мөмкинлекләр ача. Имтиханны яхшы биреп, илнең төрле вузларына укырга кереп була. «Минем дә Мәскәү, Санкт-Петербургтагы университетларга укырга керү мөмкинлегем бар иде. Тик читкә китәсем килмәде. Үз милләттәшләрем белән татарча сөйләшәсем килә. Рус мохитендә тел барыбер онытыла бит ул. Кыскасы, читкә китсәм, телем, мәдәниятем югалыр дип курыктым», – ди милли җанлы Айлия.

Баязитның уңышлары турында әнисе Рәмзия Дәүләтовадан сораштык. Ул элек Кызыл Мишә мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыткан, хәзер тәрбияче булып эшли икән.

– Улым Тимершык мәктәбенә икенче сыйныфка күчте, – ди Рәмзия Дәүләтова. – Кечкенәдән тарих белән кызыксынды. Беренче дәрестә үк тарих укытучысы Зөлфия Зарипова (Баязит шул фәннән 100 балл җыйган) улымның фәнне яхшы белүенә шаккаткан. Безнең өйдә һәрвакыт дөнья атласы эленеп торды. Белемен үстерә торган китапларга акча кызганмадык. Улым кирәкле мәгълүматны кечкенәдән тиз генә эләктереп ала иде. Баязит 4–11 сыйныфка кадәр барлыгы 90 олимпиадада катнашып, җиңүче һәм призер булды. Моңа мәктәп турлары керми. Авыл мәктәбе өчен зур күрсәткеч бит бу!

Сыйныф җитәкчесе, рус теле укытучысы Гөлфинә Вәлиева белдергәнчә, моңа кадәр мәктәптә 100 балл җыючы булмаган. Югары баллга ирешүчеләр һәр елны бар анысы.

– Безнең мәктәп өчен бик зур горурлык инде бу. Быел 100 балл туплаган ике укучы да тырыш, максатчан, – дип мактады ул укучыларын.

Узган уку елында Тимершык мәктәбендә 174 укучы белем алган. Биредә Кызыл Мишә, Көек, Миңгәр авылларыннан килеп укучылар да бар. Быел 1 нче сыйныфка 20 бала укырга керергә җыена. Чыгарылыш укучыларының барысы да югары уку йортларына укырга кергән.

Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Олеся Раупова әйтүенчә, уңышка ирешүнең сере юк. Укытучылар тырышып укыта, укучылар тырышып белем ала. Бар хикмәт шунда гына. Мәктәп заманча җиһазлар, такталар белән җиһазландырылган. Шәһәр мәктәбеннән бер ягы белән дә аерылмый. Семинарга килүчеләр дә биредәге шартларга шакката икән.

Мәктәптә укытучыларга кытлык юк. Коллективтагы 28 укытучының берсе генә – пенсия яшендә. 10 яшь укытучылары бар. Иң яше Алисә Мусинага – 22 яшь. Ул ике ел элек башлангыч сыйныфларны укыта башлаган. Мәктәпне тәмамлаган укучылар, педагогик белем алып, шушында укытырга кайта. Шуңа күрә мөгаллимнәрне читтән эзләмиләр. Үзең тәрбияләсәң, анысы да була, димәк.

– Репетиторга йөрүчеләр юк. Укытучылар дәрестән соң атнага ике мәртәбә БДИга әзерлек буенча өстәмә шөгыльләнә. Дөрес, укытучы гына әзерләп бетерә алмый. Балаларның үзләренең дә тырышлыгы кирәк. 100 балл туплаган Айлия белән Баязит кечкенәдән үк олимпиаларда катнашып, җиңүләр яулады. Алардан БДИда югары нәтиҗә көткән идек, – ди Олеся Раупова. – Без сыйфат дип тырышабыз. Ялган «бишле»ләр белән кызыктыру ягында түгелбез. Билгенең начарын да, яхшысын да куябыз. Бездә начар укучылар юк, ялкаураклар гына бар. Әмма бер-берсеннән күреп, алар да ярышып укый башлый. Башлангычтан ук, уку мөһим, дип тәрбиялибез. Шуңа күрә нәтиҗәләребез дә сөенерлек.

Сәрия Мифтхаова


Фикер өстәү