Чыгасыңны уйлап кер. Әгәр бата калсаң, нишләргә?

Су коенырга баручыларга әнә шулай дип кат-кат әйтсәң дә, комачау итмәс. Әгәр бата калсаң, нишләргә? Ярый ла, коенырга рөхсәт ителгән сулык, янәшәдә коткаручылар булса… Суга батучыга ярдәм күрсәткәндә, язмышны минутлар хәл итә. Беренче минутта суга батучыларның – 90 процентын, 6–7 минуттан соң 1–3 процентын гына коткарып калып була.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова: «Суда һәлак булуның төп сәбәбе – рөхсәт ителмәгән урыннарда коену», – дип искәртә.

– Суда күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, махсус җиһазландырылган сулыкларда гына коенырга киңәш итәбез.  Пляжларның да җиһазландырылганын сайлагыз.  Күпләр башта кояш астында озак кызына да аннан суга керә. Су температурасы түбән. Шунлыктан өянәк башланырга мөмкин. Кинәт кенә эсседән салкынга кергәндә хроник авырулар да кузгала, – ди Регина Гаязова. – Исерткеч эчемлекләр кулланмау да мөһим. Күп кенә бәхетсезлек очраклары нәкъ менә суга исерек килеш керүчеләр белән була.

Ел саен бер сүз сөйләнсә дә, кешеләр гомерләрен сакламый. Үзләренеке генә түгел, балаларыныкы өчен борчылмаучы әти-әниләр дә очрый. Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан «Комсомольское» күлендә үзләре генә ярның бер ягыннан икенче ягына йөзеп  чыгучы балаларны күргән идек. Сөйләштердем дә әле. Иң олысына 13 яшь икән. Ике энесен, күрше малаен ияртеп алып килгән. «Әни белә, сүз әйтми. Без бит көн дә коенабыз», – ди бала.

Ә коткаручылар, балаларны үзләрен генә сулыкка җибәрергә ярамый, дип чаң суга.  Регина Гаязова сүзләренчә, хәтта су эчендә дә алар ялгыз булырга тиеш түгел.

– Кайберәүләрне кисәтү дә, штраф та куркытмый. Күп кенә сулыклар буена коенырга ярамавы турында язулар урнаштырылды. Тик ярамыйга карамый. Нәкъ шул язу янында рәхәтләнеп су керәләр, – ди җитәкче. – Без һәрвакыт кисәтеп торабыз. Пляжларда коткаручылар суда үзеңне ничек тотарга икәнен аңлаткан күрсәтмәләр дә таратып йөри. Кисәтәләр дә. Коткаручы янәшә булгач, суда батмабыз әле, диючеләр дә бардыр. Тик сезне вакытында күреп өлгермәскә дә мөмкиннәр бит. Коенырга кергәндә, үзеңә ышанырга кирәк. Йөзә беләсең икән, йөз, белмисең икән, сабыр ит. Су ялгышларны кичерми.

 

САН

* Коену сезоны башланганнан бирле Татарстанда 49 кеше суга батып үлгән.

* «Коенырга ярамый!» дигән җирдә су керүчеләргә 1000–1500 сум штраф каралган. Җәй башыннан 34 кеше штрафка тартылган инде.

* Суга сапборд  һәм кечкенә көймәләрдә кергән очракта да тиешле таләпләрне үтәргә кирәк. Барлык кешеләр дә коткару жилеты кияргә тиеш. Әгәр көймәдә йөрүчеләр саклык чараларын үтәми икән, аның хуҗасына 15 000–20 000 мең сум штраф салына.

 

Киңәшләр

  1. Батучыны ерактан ук тынычландыра башлагыз. Аңа арткы яктан якынаерга кирәк. Каршысына килсәгез, ул сезгә ябышып, икегез бергә батарга мөмкинсез. Әгәр инде сезне эләктереп өлгерсә, суга чумыгыз. Бу очракта батучы кеше сезне җибәрәчәк. Батучының кулыннан, чәченнән яки култык астыннан эләктереп, ярга чыгарырга кирәк.
  2. Ярга чыккач, беренче ярдәм күрсәтелә. Батучы аңында, пульсы канәгатьләнерлек булып, сулыш алса, аны каты коры урынга яткыралар. Баш түбәндә булсын. Өстен салдырып, тәнен ышкырга киңәш ителә. Зыян күрүчегә кайнар эчемлек биреп, җылы одеялга төрергә кирәк. Аңында булмыйча, пульсы һәм сулышы булган очракта башын артка җибәреп, аскы теш казналыгын каерып, башы аска төшеп торырлык итеп яткырырга һәм бармак белән авыз эчен чистартырга, тәнен корытып сөртергә һәм җылытырга кирәк. Аңында булмаган, сулышы сизелмәгән, әмма йөрәге типкән зыян күрүчегә, сулыш юлларын чистартканнан соң, тизрәк ясалма сулыш алдыру шарт. Сулышы һәм йөрәк тибеше булмаганда, ясалма сулыш алдыруны йөрәккә массаж ясау белән аралаштыру мөһим.
  3. Бик яхшы йөзә белгән кеше дә батарга мөмкин. Суда янаган куркынычны алдан белеп булмый. Йөзүченең аягына суүсемнәр чорналырга яки көзән җыера башларга мөмкин. Аякка суүсемнәр уралса, урында тыпырчынырга ярамый, болай иткәндә, алар тагын да ныграк уралырга мөмкиннәр. Бу урыннан кинәт кенә этелеп китәргә кирәк. Көзән җыеру да паникага бирелү өчен сәбәп түгел. Бу очракта су астына төшәргә, аякны турайтырга һәм баш бармактан тотып, көчәнеп, табанны үзеңә таба тартырга кирәк. Шуннан соң кеше аяклары белән хәрәкәтләнә һәм ярга йөзеп чыга ала.
  4. Йөзүченең чоңгылга эләгү куркынычы бар. Куркырга кирәкми – үпкәләрегезгә мөмкин кадәр күбрәк һава җыегыз да су астына төшегез. Тирәндә су әйләнгән җирдән кисәк кенә этелеп китәргә һәм читкә сикерергә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү