Саклап тотасы түгел таратасы. Өтерне кая куярга? 

Белгечләр кулланучылар чыгымнары (товар, хезмәт һәм җәмәгать туклануына тотыла торган акча күләме) артуын әйтә. Халык маяга дип туплаган акчасына да кул суза башлаган ди хәтта.

Бу елның алты аенда Татарстанда 635 млрд сумлык товар сатылган. Шуның яртысыннан артыгы (53 проценты) азык-төлек булмаган товарларга туры килгән. Бу – 338 млрд сум дигән сүз. Җәмәгать туклануында да үсеш. Сәүдә әйләнеше биредә 20,6 процентка артып, 32 млрд сумга җиткән.

Элегрәк артык акчасын сарыф итәргә базмаган халыкның болай җанлануына нәрсә этәргән соң?

Иң беренче чиратта, бу халыкның реаль керемнәре һәм хезмәт хакы артуга бәйле. Шунысын да искәртүне дөрес дип саныйбыз: реаль керем белән керем арасында аерма бар. Икенчесе – кешенең билгеле бер вакыт аралыгында алган акчасы ул. Пенсия, хезмәт хакы, дивидендлар, кертемнәрдән процентлар, стипендия. Башкача аны «номиналь керем» диләр. Реаль дигәне исә – төрле чорда бер үк суммага сатып алырга мөмкин булган товарлар һәм хезмәтләрнең санына тигез күрсәткеч.

Язганны сан белән раслыйк. «Татарстанстат» мәгълүматларына караганда, республикада агымдагы елның гыйнвар – май айларында хезмәт хакы буенча үсеш 10,8 процентны тәшкил иткән. Ил күләмендә бу күрсәткеч – 6 процент.

Банклар да тырыша. Тикшерүләр күрсәткәнчә, июль аенда банклар физик затларга 1,53 трлн сумлык кредит рәсмиләштергән. Бу бер ай элек булган күрсәткечтән – 4,65 процентка, бер ел элек булган саннан 1,8 мәртәбә күбрәк.

Ләйсән ХАЛИКОВА, финанс белгече:

– Бер яктан караганда, бу чынлап та кешенең кереме артуга бәйле. Күпмедер дәрәҗәдә хезмәт хакы артуы күзәтелде. Әмма бөтен кешене бер казанга саласы килми. Кайсыдыр оешмаларда хезмәт хакы элеккечә калырга мөмкин. Арту ул әле шундук, бермә-бер, сизелерлек итеп арту дигән сүз дә түгел. Кешенең хезмәт хакы 1 мең сумга артты ди, моңа карап кына ул патшаларча яши башламый бит әле.

Аннан, без бит икътисад базарындагы кайсы тармакларда бәя ничек үзгәргәнен күрәбез. Иң элек бу – җәмәгать туклануы, азык-төлек сатып алу. Кешенең күп акчасын шушылар «ашый». Башка нәрсәне алмый тору да мөмкин, әмма кешенең һәрвакыт ашыйсы киләчәк.

Банклар кредит буенча отышлы мөмкинлекләр тәкъдим итеп торганда, кредит алып калучылар да юк түгел. Моны да бер сәбәп итеп карарга кирәк.

Паника да кимеде. Чикләүләр шартларында яшәү дә үз көен ала. Параллель импорт, үзебездә җитештерү барлыкка килә дигәндәй.

Күп кенә гаиләләрдәге ир-атлар махсус хәрби операциядә килешү буенча катнаша. Анда да түләүләр каралган. Гаиләләргә матди ярдәм бар. Бу да статистикага тәэсир итми калмый.

Ни дисәләр дә, кеше акчаны янга калдыру ягын кайгырта. Хезмәт хакы нинди булуга карамастан. Кеше зур супермаркетларга йөрмичә, эконом-класслы кибетләргә бара. Бу начар түгел. Теге яисә бу товар андый кибеттә арзанрак икән, нишләп бу мөмкинлектән файдаланмаска? Янда калган акчаны маяга калдыру була.

Киләчәккә фараз дигәндә, моңа берәү дә төгәл җавап бирә алмас. Доллар кыйммәтләнде дип, бәя арттыручылар табылачак. Акча күп, дип кенә булмый, һәркем кесәсенә карап, керем-чыгымнарын барларга тиеш.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү