Татарстанда юл һәлакәтенә очрап, 8 баланың гомере өзелгән

Татарстанда балигъ булмаган балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре ешайган. Соңгы берничә көндә шундый ике авария (Лаеш һәм Лениногорск районнарында) теркәлгән. Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ идарәсе вәкилләре ата-аналарны балаларына күз-колак булырга өнди. Аларга рульгә утырырга рөхсәт итмәскә, автомобиль ачкычларын бирмәскә кирәк, дип кисәтәләр.

Шуны да искәртик: Татарстанда ел башыннан 233 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрдә 8 бала гомере өзелгән, 250се төрле җәрәхәтләр алган.


Фикер өстәү