Илсур Һадиуллин: “Укытучыга артык эш кушмагыз!”

2022 елда укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү турында закон үз көченә кергән иде. Шуның нигезендә педагог бары биш документка гына таянып эш итәргә тиеш. Әмма сораштыру нәтиҗәләре хисап тутыруның кимемәвен күрсәтә.

Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин район һәм шәһәр башлыкларына, министрлык, оешма вәкилләренә укытучы хокукларын сакларга, укытуга кагылышы булмаган эшне кушмаска чакырды.


Фикер өстәү