«Төнге Казан» йөгерү марафонында катнашучыларның берсе — 37 яшьлек ир-ат вафат булган. Бу хакта Timerman оешмасы телеграм-каналында хәбәр итә.
«Финишка барып җитмичә, безнең бер катнашучыбыз һәлак булды. Ашыгыч ярдәм, табиблар һәм коткаручылар үз вакытында квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен барысын да эшләде. Кызганычка каршы, хастаханәдән без коточкыч яңалык алдык «, — диелә оештыручылар хәбәрендә.