Риман Гыйлемханов: «Раббым, безгә кеше булып калырга язсын, дөньялар тыныч булсын иде, дим…»

Дачада һәркөнне күрше әтәче тавышына уянам. Бер үк вакытта, таң сызылганда кычкыра башлый ул, үзенә күрә көе дә, сүзе дә бар. «Кикрикүк» дими, «р» хәрефен ничек әйтә алсын инде ул, «кукиуку» ди, һәрхәлдә, миңа шулай ишетелә. Хәтта тональностен дә үзгәртмичә, һәр 40 секунд саен кычкырып куя. Монысын үзем санап яттым.

Авыл кешесе әтәчсез таң атуны күз алдына да китерә алмыйдыр ул. Җәй буе дачада яшәп, мин дә әтәч тавышына шулхәтле ияләшеп китәм: Казанга кайткач та, таң әтәче тавышын көтеп, йокыдан уянып бетә алмый алҗыйм. Кайчак шуңа аптырыйм: әтәч әллә йорт хуҗасын уятырга гына кычкыра микән? Аның тавышына нигә тавыклар уянмый? Күрше әтәче инде менә ничә сәгать буе кычкыра, тавыклардан хет бер мәртәбә «кыт» дигән тавыш та чыкмый. Менә шулай вәсвәсәләнеп ятам, тавыклар әтәчсез дә күкәй сала ала микән, дип тә уйлап куям. Бәләкәйрәк чагымда авыл хатыннарының берәрсе: «Тавыклар күкәйне азрак сала башлады әле», – дисә, аңа әтәчне алыштырырга тәкъдим итәләр иде. Әмма әтәч алыштырудан күкәйләр артуы нигәдер хәтердә калмаган. Мәсәлән, кошчылык фабрикаларында әтәч асрамыйлар бит, ә тавыклар күкәй сала. Әллә нинди ризыклар ашатып, аларны көненә берничә мәртәбә күкәй салырга мәҗбүр итәләр икән, дип тә ишеткәнем бар. Демографик ситуацияне яхшырту өчен, хатын-кызларга да теләсә нәрсә ашатып, тугыз ай эчендә ике мәртәбә бала табарга мәҗбүр итсәләр, ә? Бу дөньяда ниләр генә булмас, дисең, һава торышыннан алып җәмгыять тормышына кадәр аномаль күренешләргә тап була башладык. Әллә кешелек ычкына башлады инде, бүген трансгендерлар турында сөйләп, бөтен дөньяны шаулаталар. Күбрәк Америка мәш килә. Трансгендер үзенең хатын-кызмы, ирме икәнен психологик яктан тәгаен генә тоемлый алмаучы, ягъни ике җенес арасында буталып йөрүче була инде.

Американнар демократиянең «зур казаныш»ы булган бу нәстәкәйне башка илләргә дә көчләп такмакчылар. Бәлки, бу – күз буяу өчен генә башланган шау-шудыр, ә асылда мондый операциянең максаты башка илләрдә халык санын киметү түгел микән дип тә уйлыйм. Чөнки, белгечләр әйтүенчә, трансгендерлар гаилә кора, үрчи алмый. Аларның уртача гомер озынлыгы да 45 яшьтән артмый, дип укыганым бар. Ә инде 50 яшьтәгеләр озын гомерле санала, имеш.

Җенси тайпылышлар элек тә булган. Мәсәлән, «гермофродит» дигән сүз без балачакта ук колакка керә иде, «ирдәүкә» дигән сүз дә шактый еш ишетелде. Табигать хаталарына кешелек моңарчы әллә ни игътибар итмәгән, бәлки, «хата»лы кешеләр аз булгандыр. Мәсәлән, ишетүемчә, бер үк вакытта ир дә, хатын да була алганнар ике йөздән артмый икән. Грек Алласы Гермафродит исеме белән йөртелгән бу зәхмәт турында, белер-белмәс, әллә ни сөйләп тормыйм, аптыраганнан гына әйтү инде. Киләчәктә кеше хокуклары саклау сылтавы белән һәм гражданнар үтенече буенча ирдән – хатын, хатыннан ир ясый башласалар, кешелек кая барып чыгар икән, дип куркам.

Әнә күрше әтәче инде ике сәгатькә якын бертуктамый кычкыра. Минем, таң әтәче кычкырганда, теләкләр кабул була икән, дип тә ишеткәнем бар. Бу – мөгаен, таң әтәче кычкыруның иртәнге намаз вакытына туры килүеннән чыккан сүздер. Ә мин моңа ышанам. Күрше әтәче тавышына кушылып, теләкләр телим. Раббым, безгә кеше булып калырга язсын, дөньялар тыныч булсын иде, дим.

Риман Гыйлемханов

15 август, иртәнге сәгать 4 туларга 15 минут…


Фикер өстәү