Рөстәм Миңнеханов Зәй ГРЭСын беренче төзүчеләрдән булган Леонид Мачтаков белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәйгә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучы, Татарстан энергетикасы ветераны, Зәй ГРЭСын беренчеләрдән төзүче Леонид Мачтаков белән очрашты.

Леонид Яковлевич Мачтаков 1923 елда ТАССРның Зәй районы Перцовка авылында туган. 1942 елда фронтка чакырыла. Сталинград контрһөҗүмендә һәм Курск дугасындагы сугышта катнаша. Ике тапкыр яралана, контузия ала.

1953 елда Урал политехника институтын тәмамлый. 1956 елдан Леонид Мачтаковның хезмәт эшчәнлеге Зәй ГРЭСы төзелеше белән бәйле. Электр станциясендә ул 37 ел эшләгән. 1999 елдан — Зәй ГРЭСы ветераннар Советы рәисе урынбасары.

Рөстәм Миңнеханов Леонид Мачтаковны 100 еллык юбилее белән котлады, шулай ук Россия вице-премьеры Александр Новак исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. «Сез — Зәй районының гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы. Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм һәм нык сәламәтлек телим», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм ветеранга Татарстан Рәисенең Рәхмәтен тапшырды.


Фикер өстәү