Әллә фейк, әллә чын: сикерешле инфляция белән девальвация көтелә, диләр

Россия икътисадчыларының байтагы илдә сикерешле инфляция көтелә, диләр. Берникадәр паузадан соң сум девальвациясе дә дәвам итәр, диючеләр аз түгел. Рубль болай да иң зәгыйфь өч валюта исемлегендә өченче урынга басты инде. Яңа девальвация көзге төбәк сайлауларыннан соң башланыр дип фаразлаучылар бар. Чиратта Президент сайлавы да торуын искә алсак, үзәк хакимиятләр сум курсын авызлыкта тотарга тиешләр. Әмма хакимиятләрнең көче җитми торган объектив сәбәпләр бар.

Сикерешле инфляцияне гиперинфляция алыштырыр, дип куркытучылар да күренә. Без туксанынчы елларда бер уздык инде ул мәктәпне, шуңа бик алай калтырап ук китмибез. Кесәдә миллион сум акча йөртәсең, әмма кәефең миллионерныкы түгел. Росстат бүген үк яшь гаиләләр тамакларын кыса дигән мәгълүмат бирә. 2022 елда аларның азык-төлек куллану күләме 2021 ел белән чагыштырганда 8–22 процентка кимеде, ди. Булса булыр, ипотека кредиты түләүче гаилә бик әллә ни туарылып китә алмаячагы билгеле инде. Хәзер яшьләр кредит өстенә кредит та рәсмиләштерә, фатир гына түгел, затлы машина һәм башка уңайлыкларга тиз ирешергә тели.

Мәскәүдә дизель ягулыгының литры 60 сумга җитте, диләр Мотор ягулыгы машинаны гына түгел, инфляцияне дә алга этәрә, бу – күптәнге хакыйкать. Бәя күтәрелүгә генә түзәрсең, «Известия» газетасы Кырымда ягулык дефициты башланды дигән хәбәр урнаштыра. Дефицит югары бәягә караганда да начаррак.

Телеграм-каналда көзгә икмәк 10 процентка кыйммәтләнәчәк дигән хәбәр таратыла. Икмәк пешерүчеләр моның сәбәпләрен сумның девальвациясендә, «ашлык килешүе»ннән чыгуда һәм санкцияләрдә дип әйтәләр, ди, имеш. Ашлыкка һәм онга бәяләр 20 процентка арткан, ди, импорт җиһазларны ремонтлау бәясе 50 процентка үскән. Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу хәбәрләрне кире кага, «фейк» дип атый. Дөресме, фейкмы икәнен тикшереп карау вакыты ерак түгел, көз бусагада гына.

«Ашлык килешүе» дигәннән, Одесса порты аша ашлык төягән Гонконг флагы астындагы кораб Кара диңгез аша тыныч кына чыгып китте. Россия хәрбиләре туктатмады. Имештер, Мәскәүдән Пекин сорган, диләр. Әрдоган – Путин очрашуы әлегә һавада эленеп тора. Путин Әнкарага бармас, Әрдоган килер, диләр.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү