Синоптиклар -2 градус салкын һәм кырау төшәчәге турында кисәтәләр

Татарстан да караган Идел буе федераль округында бу атнада кыраулар булырга мөмкин. Бу хакта Россиянең Гидрометүзәгендә кисәттеләр.

Идел буе федераль округының төньягында 23-25 августта яңгырлардан соң аязыр дип көтелә. Температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Свердловск өлкәсенең көньяк-көнбатышында да кыраулар фаразлана. 23е белән 24 август төнендә һәм иртәсендә температура -2°Ска кадәр төшәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 20 августтан салкыннар башланды. Бу атнада төнлә температураның +4 градуска кадәр төшүе фаразлана. Көндез һава +24°Ска кадәр җылыначак.

Халык синоптигы: «Матур көннәр алда әле»


Фикер өстәү