Югары Осланда колоноскопия тикшерүен үзләрендә ясый башлаганнар

Югары Ослан районында яшәүчеләр хәзер колоноскопия тикшерүен үзләренең район хастаханәсендә генә дә уза ала. Шул рәвешле хәзер аларга эчәклекләрне тикшертү өчен Казанга ук барып йөрергә туры килмиячәк.

Әлеге катлаулы процедура иң алдынгы заманча җиһаз ярдәмендә ясала. Аны районга “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында кайтарганнар. Биредә колоноскопия тикшерүен кешене йоклатып ясыйлар. Шул рәвешле кеше авыртуны сизми дә кала. Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге сүзләренә караганда, әлеге катлаулы тикшеренүне узу өчен бирегә күрше-тирә районнардан да киләләр икән.


Фикер өстәү