Республика көне уңаеннан Чаллыда махсус операциядә катнашучылар гаиләсенә бүләк бирәләр

Татарстан Республикасы көне алдыннан Чаллыда махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырылачак. Азык-төлек җыелмаларын Үзәк районның 435 гаиләсе алачак. Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дә шундый ук бүләк бирәләр.

Бүген гаиләләр янына Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов килде. Ул аларны алда торган бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Үз чиратында, гаиләләр республика һәм шәһәр тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.

«Без хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаиләләре игътибардан читтә калмасын өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Шәһәр мэры исеменнән азык-төлек җыелмаларын да беренче генә тапшыруыбыз түгел. Безнең егетләр Россияне саклау буенча патриотик миссия үти. Аларның якыннарын ярдәмсез калдырырга ярамый», — диде Эдуард Фәттахов «Татар-информ» агентлыгына.

Ул бүләкләрнең мэр Наил Мәһдиев исеменнән тапшырылуын искәртте һәм хәрбиләрнең якыннарына уллары, ирләре һәм әтиләре өйгә Җиңү белән, сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын теләде.

Комсомол районында – 425, Автозавод районында 440 азык-төлек җыелмасы таратырга ниятлиләр. Аларны Чаллыда барлыгы 1,3 мең гаилә алачак. Җыелма составына ярма, ит һәм балык консервалары, макарон, кофе, кәнфит, тәм-томнар, сок, көнбагыш мае кергән.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «махсус операциядә катнашучы бер хәрбинең гаиләсе дә даими игътибардан читтә калмаска тиеш. Аларга кайгыртучанлык һәм кадер-хөрмәт күрсәтергә кирәк».

 


Фикер өстәү