Үлчәп ач. Нахакка рәнҗетсәләр, ни эшләргә?

Әйткән сүз – аткан ук, ди халык. Телдән бер ычкынса, сүзне кире җыеп алырмын, димә. Сүз белән кешене юатып та, киресенчә, рәнҗетеп тә була. Нахак сүз булса, бигрәк тә. Бер гөнаһсызга әйтелгән бу сүзләр еш кына үз артыннан «рәнҗеш», «каргыш» дигән төшенчәләрне дә ияртә. Нахакка рәнҗетсәләр, ни эшләргә? Бер гөнаһсызга кимсетелгән кешенең каргышы кабул буламы?

Бу сораулар белән Мөхәммәд хәзрәт Мифтаховка мөрәҗәгать иттек.

– Нахак сүзгә динебез нинди мөнәсәбәттә? Бу хакта хәдисләрдә ниләр әйтелә?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Әгәр сез кешедә булган нәрсә турында сөйләсәгез, бу гайбәт була. Әгәр сез кешедә булмаган нәрсә турында әйтсәгез, ул бөһтан (нахак) булачак», – дигән. Гайбәт тә, нахак та динебездә зур гөнаһлардан санала.

– Дөрес сүзгә ышанмыйча, ялган, нахакка ышану – ахырзаман галәмәте, диләр. Бу, дөрестән дә, шулаймы?

– Әйе, дөрестән дә, шулай. Бу хакта пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә телгә алына. Анда: «Ахырзаман билгесе – ялган сөйләгән кешеләрне дөресен сөйли торган итеп, дөрес сөйләүчене ялганчыга санарлар», – дигән юллар бар. Шул рәвешле ялган, нахакка ышану ахырзаман билгеләренең берсе булып тора.

– Әгәр кеше нахакка гаепләнгән кешене якласа, моның өчен аңа савабы булачакмы?

– Нахакка гаепләнүчене яклауның әҗер-савабы бик зур. Динебездә оялу хисе – яхшы хис санала.  Әмма бу очракта ике искәрмә бар. Беренчедән, белем алган вакытта оялырга ярамый. Ул чакта әлеге сыйфат начар санала. Гаделсезлек, залимлек, нахакка гаепләү белән күзгә-күз очрашкан очракта кеше, оялып, эндәшмичә торырга тиеш түгел. Киресенчә, хаклыкны сөйләп, гаделлек урнаштырырга тырышырга тиеш. Моның өчен, әйткәнемчә, аңа әҗер-сабавы да булачак.

– Нахакка рәнҗетелгән кеше каргаса, аның бәддогасы кабул булачакмы?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Бер гөнаһсызга рәнҗетелгән кешенең күз яшеннән курык. Аның белән Аллаһы Тәгалә арасында бернинди киртә дә юк», – дигән юллар бар. Шул рәвешле нахакка рәнҗетелгән кешенең догасы да, каргышы да кабул булырга мөмкин. Бу – бик куркыныч нәрсә. Шуңа күрә гаделсезлеккә бик сак карарга, кеше рәнҗетүдән сакланырга кирәк.

– Әгәр сине нахакка рәнҗетсәләр, нахак сүз әйтсәләр, ни эшләргә?

– Әгәр мөмкинчелек булса, сезне рәнҗеткән кеше белән очрашып, барын да уртага салып сөйләшергә кирәк. Юк икән, дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Коръәни Кәримдәге «Әл-хиҗр» сүрәсендә: «Алар синең хакта сөйләгән әйберләр турында без беләбез. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә хәмәтсана кыл һәм сәҗдә кылучылардан бул», – ди.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү