Казан янында Татарстан Рәисе Кубогына гольф буенча XIII хәйрия турниры башланды

Бүген «Зөя таулары» гольф-клубында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына гольф буенча ХІІІ хәйрия турниры ачылды.

Турнир «Гаилә бергә» фонды ярдәме белән оештырыла. 2022 елда спонсорлар һәм катнашучылар ярдәмендә 1,9 млн сум җыелган. Барлык акчалар Казандагы «Өйдән еракта өйдә» ярдәм итү фондына юнәлтелгән. Бу ата-аналар өчен бушлай гаилә кунакханәсе, аларның балалары БРКХда озак вакыт дәваланалар.

Быел катнашу өчен 19 команда килгән. Кичә, 26 августта, шәхси этап узды, ә бүген турнирны ачу тантанасы һәм ярышларның команда этабы узды. Турнир башланганчы 4 млн 750 мең сумлык хәйрия кертемнәре җыелган.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү