29 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Атом-төш коралларын сынауларга каршы тору көне

Бу дата БМОның Генераль ассамблеясы утырышында 2009 елның декабрендә гамәлгә керә. Әлеге резолюцияне кабул итү инициативасы белән Казахстан чыга. Ул 1991 елда Семипалатинск атом-төш полигонының ябылуын билгеләп үтү өчен бу датаны  тәкъдим итә.

Нәкъ шушы полигонда 1949 елның 29 августында беренче совет атом бомбасы уңышлы сынау уза. Бу бомба Американың Нагасакида шартлаган плутоний бомбасының тиңдәше була.

Бу сынаулар җитәкчеләренә  (Лаврентий  Берия һәм Игорь Курчатов) СССРның Мактаулы гражданины исемнәре бирелә.

 Сакалны юк итәргә

1698 елның 29 августында Петр I «Немец күлмәге киеп йөрү, сакал һәм мыек кырку турында»гы указын чыгара. 1 сентябрьдән сакал йөртүне тыела башлый. Башта Петр  I сарай кешеләренең сакалын үзе кыра, аннары салым кертә: дворян – 60 сум, сәүдәгәр – 100 сум, башка посад кешеләре 30 сум түләргә тиеш булалар. Крестьяннарга һәм руханиларга кырынмаска рөхсәт ителә.

Югары Совет сессиясе

1991 елның 29 августында ТР Югары Советының чираттан тыш VI сессиясе уза. Нәтиҗәләр арасында Татарстан ССРның шул ук елның 19-21 августында булган дәүләт түнтәрешен хупламаганы ассызыклана. Шулай ук КПСС карамагындагы административ биналарны, хуҗалык корылмаларын шәһәр советы милкенә тапшыру турындагы карар гамәлдән чыгарыла һәм 30 август  бәйрәм көне дип игълан ителә.

Шаляпинга һәйкәл

1999 елның 29 августында Бауман урамында Федор Шаляпинга Россиядә беренче һәйкәл ачыла. Ул шәхеснең тууына 125 ел тулуга багышлана. Андрей Балашов (һәйкәл авторы) аны туган шәһәреннән киткән чагын сурәтли. Ачылышта Шаляпинның оныгы һәм оныгының кызы, Россия Президенты хатыны Наина Ельцина һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Валентина Матвиенко катнаша.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 


Фикер өстәү