Узган атнада Татарстанда 6 меңнән артык кеше грипп һәм ОРВИ йоктырган

Хәзерге вакытта республикада авыручылар саны эпидемик чиктән 12 процентка түбәнрәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Вәзгыять тотрыклы, хәзерге чорга туры килә. Әлегә бездә берәр генә грипп очрагы теркәлде. Узган, атнада әйтик, ике кешегә грипп диагнозы куелды», — дип ачыклык кертте Авдонина.


Фикер өстәү