Хәерле сәгатьтә! Яңа уку елына – яңа мәктәпләр

Бүген мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлый. Тырышып укырга көч биреп, ел дәвамында бары  сөенечле хәбәрләр генә китерә торган чың булсын иде ул. Белем көне шатлыклы вакыйгалардан башлана. Татарстанда 1 нче сыйныфка 57 мең бала керә. Барлыгы 11 яңа мәктәп ачыла. Шәһәр генә түгел, районнарда да ун меңгә якын яңа урын булдырылган дигән сүз бу. Дөрес, хәл итәсе мәсьәләләр дә бар.

Мәктәпләр  белем бирергә әзер! Бүген Рөстәм Миңнеханов белем йортларын яңа уку елына  кабул итү, яңа мәктәпләрне файдалануга тапшыру чарасында катнашты. Видеоэлемтәгә Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов, ВЭБ РФ. дәүләт үсеше корпорациясе рәисе Игорь Шувалов та кушылды. Рәис белдергәнчә, илкүләм һәм федераль проектлар ярдәмендә республикада 11 яңа мәктәп төзелгән. Аларның бәясе – 17 миллиард сум. Моннан тыш, 139 мәктәп, 2 спорт залы, 143 мәктәп ашханәсе яңартылган һәм җиһазландырылган.

Сүз уңаеннан, 1–18 август аралыгында районнарда мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләү кысасында кабул итү комиссияләре оештырылган. Мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау программасы мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту мөмкинлеге бирә. Әлеге программаларны формалаштырганда инженерлык системаларының төзеклеген тәэмин итүгә, энергия, җылылыкны югалтуны киметүгә, янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы һәм санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлүенә зур игътибар бирелә.

Сергей Кравцов мәгариф системасын нәтиҗәле оештыру буенча Татарстанны иң алдынгы төбәкләрнең берсе дип  атады.

– Без һәрвакыт Татарстанны үрнәк итеп күрсәтәбез. Мәгариф оешмалары төзү буенча республика тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә таратасыбыз килә, –диде Сергей Кравцов.

Чарада Әлки, Биектау, Тукай, Мамадыш, Арча районнары һәм Чаллы, Казан шәһәрендәге яңа мәктәпләр файдалануга тапшырылды. Сүз уңаеннан, 2010–2022 елларда барлыгы 88 мәктәп төзелеп, 51 меңнән артык яңа урын булдырылган.

Яңа мәктәпләр

Тукай районы Шилнәбаш авылында – 100 урын

Казанның Сибгат Хәким урамында – 1224 урын

Чаллының «Притяжение» торак комплексында –1501 урын

Казанның «Светлая Долина» торак комплексында – 1501 урын

Казанның «Салават Күпере» комплексында – 1501 урын

Казанның Гәрәев урамында – 1501 урын

Арча районы Түбән Мәтәскә авылында – 500 урын

Чаллының 34 нче микрорайонында – 1501 урын

Мамадыш шәһәрендә мәктәп-бакча – 240/120 урын

Биектау районы Коркачык авлында мәктәп-бакча –  80/20 урын

Әлки районы Түбән Колчурино авлында  мәктәп-бакча – 25/25 урын

* Ел ахырына кадәр Казандагы 19 нчы гимназиягә өстәмә  корпус төзеләчәк.

Сан

2023 елда федераль һәм республика бюджетыннан мәктәпләрне ремонтлауга  5,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән.


Фикер өстәү