Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

Россия Хөкүмәте дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга тагын 30 миллиард сумнан күбрәк акча бирәчәк. Премьер-министр Михаил Мишустин шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Бүген без кайбер категориядәге хезмәткәрләргә өстәмә рәвештә 30 миллиард сумнан күбрәк акча бирүгә кагылышлы мәсьәләләрне карадык”, – дигән ул.

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр арасыннан укытучылар, табиблар, шулай ук фән һәм мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәт хакы арта. Алар барысы да – федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре, дигән Премьер.

Мишустин сүзләренә караганда, бу карар Россиядә яшәүчеләргә һәрдаим ярдәм итүгә юнәлдерелгән тагын бер адымга әйләнәчәк. Ул шулай ук узган атнада үткәрелгән стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында Президент Владимир Путинның мондый белгечләрнең хезмәт хакын арттыруны даими игътибар үзәгендә тотарга кушуын искә төшергән.


Фикер өстәү