Татарстан Рәисе КФУ каршындагы күп функцияле стоматология поликлиникасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты каршындагы күп функцияле стоматология поликлиникасында булды (Копылов ур., 4А).

2021-2023 елларда поликлиника бинасында капиталь ремонт башкарылган. Биредә балалар, терапия, ортопедия ортодонтия һәм хирургия бүлекләре, шулай ук теш техник лабораториясе каралган. ТР Рәисенә хәбәр итүләренчә, медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, белгечләр үз квалификацияләрен практикада күтәрә алсын өчен, объектта стоматология буенча белем бирү программасы оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов медицина учреждениесе биналарын карады, уку сыйныфларында булды һәм техник җайланмалар белән танышты. Поликлиника елына 14 меңгә кадәр кеше кабул итә ала.


Фикер өстәү