«Җиде юл чатында» ниләр бар? ТНВ яңа сезонда тамашачыга яңа сериал тәкъдим итәчәк

Мамадыш трактында урнашкан «Татнефть» автоягулык салу станциясендә тулы бер гомер үтте: кешеләр кавыштылар да, аерылыштылар да, югалдылар да, табыштылар да. Биредә җәй буена сузылган «Җиде юл чатында» сериалын төшерү эшләре тәмамланды. 20 сериядән торган сериалның премьерасы ел ахырында көтелә. 

Ягулык салу станциясе – кешеләр язмышлары, юллар кисешә торган урын. Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга карашы белән килә һәм һәрберсе үз юлын табарга тели. «Ватан ХХI гасыр» кинокомпаниясе төшергән сериал тамашачыларга бер ягулык салу станциясе кысасында барган вакыйгалар, тормыш хәлләре турында сөйләячәк.

– Сериалның исемен үзгәрттек. Җәй башында, беренче эпизодларны төшерә башлаганда, сериалга «Юллар чатында» дигән эш атамасы биргән идек. Йомгаклау эшенә килеп җитәрәк, бөтен атмосферасын, нечкәлекләрен, урынның үзенчәлекләрен исәпкә алып, «Җиде юл чатында» дип куярга булдык. Бер яктан бу барыбызга да яхшы таныш М7 трассасына бәйле. Безнең җәй буе эшләгән мәйдан үзе дә җиде юл чатында урнашкан. Монда тормыш ничек бара, нинди кешеләр килә, кемнәр туктый – барысын да төшереп бардык, – дип сөйләде журналистларга сценарий авторы Альберт Шакиров.

Аның сүзләренә караганда, төшергәндә тәҗрибә, тамашачы фикере дә истә тотылган. Әйтик, сериалны уртасыннан карый башласаң да, алдагы серияләрдә сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңлап булачак.

– Бу беренче сериал гына түгел. Монысының төшерү процессы югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы белән аерылып тора. Безнең команда яхшы эшли, аның төп өлеше үзгәрми. Шушы форматта кыска срокта сыйфатлы һәм күләмле проектлар эшли ала торган команда бар бүген. Барысы да – үзебезнең кешеләр, Аллага шөкер. Эшләр өчен мөмкинлекләр, процессны оештыру, команданы туплау осталыгы бар һәм югары дәрәҗәдә. Ул бик нык сизелә. Артистларны туплап, вакытында чакыру ягыннан да, сценарийга оператив рәвештә төзәтмәләр кертүдә дә. Җитештерү процессы тоткарланмый. Минем өчен бу иң мөһим әйбер. Гомумән, безнең өчен бу бик зур нәтиҗәле эш күрсәткече булып тора. Төп имтихан әле алда. Декабрь аенда тамашачыга барып җиткәч, алардан килгән фикерләрне дә исәпкә алачакбыз, – диде Альберт Шакиров.

Сериалны төшерү тәмамланса да, команда инде киләчәккә планнар кора. «Безнең хыялыбыз – елына бер генә түгел, ә күбрәк сериал төшерү һәм тулы метражлы нәфис фильмнар булдыру. Моның өчен мөмкинлекләр бар», – диде Альберт.

Режиссер Алмаз Әкбәров әйтүенчә, алар гади халык камераларга ничек карар икән дип борчылган.  «Без барыннан да бигрәк «Мине төшермәгез, мине күрсәтмәгез» дигән агрессиядән курыктык. Бар да киресенчә булып чыкты: кешеләр махсус килде, без аларны эпизодик геройлар буларак төшердек», – диде ул.

«Тамашачы без төшергән сериалларны яратып карый һәм көтеп ала». «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының беренче урынбасары Илшат Сафиуллин шулай диде. Ул сериал төшерүдә ярдәм күрсәткән һәм урын тәкъдим иткәне өчен «Татнефть» хәйрия фонды җитәкчелегенә, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, шәхсән Марат Әхмәтовка рәхмәтен белдерде.

– Иң зур, иң катлаулы, чыгымлы һәм озын сериал җитештерү этабы –  төшерү эшләрен тәмамладык, хәзер монтажга күчәбез. Үзебез җитештергән сериаллар безнең тамашачылар өчен бик кирәк. Бу бик мөһим, чөнки кешеләр сатып алынган, тәрҗемә ителгән контенттан арыдылар инде, – диде Илшат Сафиуллин.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү